Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә югалган кешеләрне эзлиләр

Ел башыннан Лиза Алерт отряды эзләү өчен 9 гариза ала.

Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында гына да ел башыннан 32 шундый мөрәҗәгать кабул ителгән. 

«Лиза Алерт» отряды эзләүчеләре хәбәр иткәнчә, республиканың көньяк-көнчыгышында югалганнарны эзләүгә иң күп гаризалар сигез ай йомгаклары буенча Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында теркәлгән — 9 мөрәҗәгать.

"Гаризаларны районнар буенча бүлү түбәндәгечә: Азнакай районы – 4, Әлмәт районы – 9, Баулы районы – 1 гариза, Бөгелмә районы – 9, Лениногорск районы – 5, Ютазы районы – 4 гариза", — дип статистика китерде "Лиза Алерт"  матбугат хезмәте җитәкчесе Адриана Расписная.

Табылмаганнарны эзләү дәвам итә. Ориентирлар таратыла һәм дәлилләр тикшерелә.

Әлмәт районында Азамат Әхмәдиевне эзлиләр. 34 яшьлек ир-атның кайда булуы быелның 10 июльдән бирле билгеле түгел. Аның билгеләре: буе 176 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара, күзләре көрән. Ул «Россия» дип язылган ветровка, спорт чалбары, башлык кигән, барысы да кара төстә, зәңгәр тукыма кроссовкалар, үзе белән кара рюкзак булган.

 

Әгәр дә сездә эзләүдә ярдәм итәрлек мәгълүматлар бар икән, 8 800 700 5452 отрядының кайнар линиясенә шалтыратыгыз, шалтырату бушлай, якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса