Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1,1 мең кешегә исәпләнгән киноконцерт залы төзеләчәк

Әлмәттә 12,7 млрд сумга 1,1 мең кешегә исәпләнгән киноконцерт залы төзеләчәк, ул үзенең акустикасы буенча дөньяда иң яхшыларның берсе булачак.

Бу хакта Татарстан инвестицион советы утырышында хәбәр иттеләр.

Залда теләсә нинди музыкаль чаралар үткәрергә мөмкин булачак, ә төп үзенчәлеге-анда урнаштырылган орган, ул зур тәрәзәләр ярдәмендә урамнан күренә.

Концерт залыннан тыш, бинага шулай ук 50 урынга ике кинозал, 100 кунакка ресторан һәм күргәзмә чаралары өчен ачык мәйданчыклар урнаштырылачак.

Бина «Нефтьче» мәдәният сарае каршында урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса