Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмнәре гөрли

Тельман, Сөләйманова һәм 8 март урамнарында урнашкан 3 ишегалды өчен беренче бәйрәмнәр узды.

"Безнең ишегалды" Татарстан Республикасы Рәисе программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елгы төзелеш сезонында Әлмәт муниципаль районында 41 ишегалды төзекләндерелде.

 Шәһәрдә Тельман, Сөләйманова һәм 8 март урамнарында урнашкан 3 ишегалды өчен беренче бәйрәмнәр узды.

Традиция буенча йортларда яшәүчеләр өчен бай бәйрәм программасы әзерләнде, анда конкурслар һәм мастер-класслар үткәрелде, шәһәрнең музыкаль коллективлары чыгыш ясады, ишегалдының иң кечкенә кешеләре өчен уен мәйданчыклары эшләде, шулай ук иң активларга бүләкләр тапшырылды. 

Мондый чаралар районыбызның барлык яңартылган ишегалларында да узачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса