Нурлат ат заводы кубогы уйнатылачак.
Шимбә көнне, 2023 елның 16 сентябрендә, Кичучат авылында «Татнефть» ААҖ УСО «Рангоут» тренировка пункты ипподромында ат спорты ярышлары узачак. Чара 12:00 сәгатьтә башланачак, керү ирекле. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда катнашырга теләүчеләрнең барысы да оештыру комитетына 11 сентябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр гариза бирә ала.