Бер көнгә кайбер урамнарда хәрәкәт ябылачак.
Әлмәттә җәмәгать транспорты 10 сентябрьдә «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны 2023» җиңел атлетика буенча ярышлар уздыру сәбәпле үз маршрутын үзгәртәчәк.
Якшәмбе көнне 6.00-16.00 сәгатьтә Ленин, Шевченко, Гагарин, Чехов урамнарының ике полосасы буенча хәрәкәт ябылачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Маршрут үзгәрешләре схемада күрсәтелгән.


