Әлмәттә укытучылар өчен кунакханәсе булган йортны сафка бастыруга әзерлиләр
Тугыз катлы йортта 32 фатир бар.
Әлмәттә төзелгән укытучылар өчен кунакханәсе булган йортны файдалануга тапшыруга әзерлиләр. Аны Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре хуплады. Объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә бирелде. Исегезгә төшерәбез, 32 фатирлы тугыз катлы йортны 2022 елның сентябрендә төзи башладылар.
Фото: Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа