Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр сабыйларына август аенда иң сирәк Есения, Мелисса, Элия исемнәрен кушкан

Бер ай эчендә 196 бала туган.

Август аенда Әлмәттә 196 бала дөньяга килгән. Аларның 95е ир бала һәм 101е кыз бала, шул исәптән бер пар игезәкләр. Бу хакта Әлмәт районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

Иң кечкенә бала 1500 гр авырлыкта туган, иң зурысы 4600 гр. Иң яшь әнинең яше-19, иң өлкән әнинең яше – 43. Бу айның иң яшь әтисенә 21 яшь, иң өлкәненә  55 яшь.

Август аенда популяр исемнәр булып Артем, София, Вильдан, Мария, Мәрьям, Родион, Мирон тора. Тимерхан, Таир , Есения, Даян, Лея, Адель, Эсмина, Мелисса, Исмаил, Элия, Усман, Нариман, Мансур исемнәре сирәк очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса