Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында алкоголь продукциясен сату вакытында 17 хокук бозу очрагы ачыкланган

Хәзерге вакытта Әлмәт районында 97 авыл җирлегенең 47сендә алкогольле продукцияне ваклап сатыла.

Әлмәттә атналык планеркада төп доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева чыгыш ясады. Үз докладында ул Әлмәт муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында сөйләде.

2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча җирле алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне 12 күрсәткеч буенча бәяләүнең комплекслы методикасына ярашлы рәвештә районнар рейтингы билгеләнде.

Миләүшә Михеева шулай ук 7 ай эчендә территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегеннән килгән административ материаллар буенча 6 планнан тыш документаль тикшерү үткәрелүен билгеләп үтте. Документаль тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 17 бозу ачыкланган, мәсәлән, алкогольле продукцияне тиешле лицензиясез сату, ГОСТ таләпләренә туры килмәгән алкогольле продукцияне сату, алкогольле продукцияне товар үткәрү документларысыз сату, алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу, физик зат тарафыннан алкогольле продукцияне сату, билгеләнгән үрнәктәге маркаларның булмавы.

Хәзерге вакытта Әлмәт районында 97 авыл җирлегенең 47сендә алкогольле продукцияне ваклап сату бара. 45 авыл җирлегендә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензияләре булган сәүдә объектлары юк, шуларның 5сендә 100дән артык кеше яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса