Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы инвалид балаларны лагерьләрдә ял иттерү турында закон кабул итте

Россиядә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар лагерьләрдә квота буенча ял итәчәк.

Ул ел саен бүленәчәк. Мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.

«Бердәм Россия» тәкъдиме төбәкнең югары башкарма органы тарафыннан балалар ял итү һәм аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнә торган дәүләт һәм муниципаль оешмаларда ел саен квота билгеләүне күздә тота.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, закон кабул итү сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Ул аңлатканча, закон үз көченә кергәч, төбәкләр инклюзив ял итү өчен квоталар билгели алачак, аннары аларны балалар лагерьлары арасында бүлеп биреп була.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар үскән гаиләләргә өстәмә яклау кирәк, бу мәсьәлә - Дәүләт Думасы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», - дип искәртте спикер.

Нормалар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса