Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ишегалларына микроклевер утырталар

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында шәһәрдә территорияләрне яшелләндерү белән шөгыльләнәләр.

Орлыкларын тишелүен Тельман урамындагы 51 нче йорт ишегалдында сынап карыйлар Үсемлекләрне көн аралаш ике атна дәвамында шәһәр автомобиль юллары көче белән сугарачаклар.

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков билгеләп үткәнчә, микроклевер ярдәмендә газоннар ясарга агрономнар киңәш иткән.

Киләчәктә тагын 41 ишегалдына чәчү планлаштырыла. Су сибү өчен идарәче компанияләр җаваплы булачак.

Шулай ук башка үсемлекләр, шул исәптән куаклар да сатып алачаклар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса