Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә элеккеге «Мегаполис» клубы бинасын 76 млн сумга яңартачаклар

Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Әлмәттә 76 млн сумнан артык акчага элеккеге «Мегаполис» клубында (Телман урамы, 57 йорт) капиталь ремонт үткәреләчәк. Анда яшьләргә ярдәм итү үзәге булачак. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Хәбәр ителгәнчә, 46,7 млн сумнан артыгы гомуми төзелеш эшләренә, ә 3,3 млн сумга якыны — тышкы электр яктыртуын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Акчалар республика һәм федераль бюджетлардан киләчәк. Заказчы-ТР Главинвестстрой. Гаризалар 19 июльдә тәмамланачак, аукционга 21 июльдә йомгак ясалачак. Подрядчы эшне 2023 елның 12 декабренә тәмамларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса