Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Иң яхшы почтальон» конкурсына йомгак ясалды

Барлыгы дүрт номинация иде.

Почта таратучылар булмаса, безнең газеталар укучылар кулына эләкмәс иде. 

Редакция тарафыннан «Иң яхшы почтальон» конкурсы оештырылды. Реклама акциясе 2023 елның 20 апреленнән 30 июньгә кадәр уздырылды. Шартлар буенча «Знамя труда» һәм «Әлмәт  таңнары» газеталарына яздырырга кирәк иде.

Нәтиҗәдә, иң яхшы исемен икенче яртыеллыкка  «Знамя труда» «Әлмәт таннары» газеталарына иң күп укучы яздырган почтальон алды. Татьяна Рыжикованың исәбендә аларның саны -35. Ул Урсала микрорайонында почтальон булып сигез ел эшли. Почтага сатучы вазифасыннан китә. 

Барлыгы дүрт номинация: шәһәрнең иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе почтальоны, 500дән артык йортка  хезмәт күрсәтүче иң яхшы почта элемтәсе авыл бүлекчәсе почтальоны,  200дән 500гә кадәр йортка хезмәт күрсәтүче иң яхшы почта элемтәсе авыл бүлекчәсе почтальоны һәм 200дән азрак йорт хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче иң яхшы почта элемтәсе авыл бүлекчәсе почтальоны

. Җиңүчеләр арасында Елена Гафурова, Римма Галләмова, Юлия Подтелкова бар иде. Аларның һәрберсенә төзелеш кибетенә сертификатлар тапшырылды.

Редакциядә шулай ук Әлмәт районара почтамты начальнигы да кунак булды. Алсу Каюмова хезмәттәшлек һәм элемтә хезмәткәрләренең хезмәтләрен югары бәяләве өчен рәхмәт белдерде, бу алар өчен бик мөһим, диде.

- Безнең язылучыларның күбесе-олы яшьтәге кешеләр, алар инде өйдән чыкмый диярлек. Ләкин безнең шәһәр, район тормышы алар өчен бик кыйммәтле. Ә бу хакта алар газетадан белә ала. Почта хезмәткәрләренең бурычы-бу мәгълүматны җиткерү. Почтальон-ул внедорожник кебек, безне һөнәри бәйрәм белән котлап, шулай чагыштырдылар. Чөнки теләсә нинди һава торышында, ел фасылында почтальон хәбәр ташый. Алар кар, яңгыр, җилгә карамыйлар, чөнки аларны көтәләр. Ялгыз пенсионерлар аларны туганнары кебек каршы ала, - диде Алсу Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса