Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр өчен

Әлмәттә контракт буенча хәрби хезмәт үтүгә сайлап алу пункты ачылды.

Пункт һәр көнне 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли: хәрби комиссариат хезмәткәрләре телефоннан шалтыратулар кабул итәләр, шәхси әңгәмәләр үткәрәләр, килүчеләрнең кирәк булган документларын тикшерәләр һәм кабул итеп алалар. Теркәү процессы мөмкин кадәр гадиләштерелгән.

Хәрби комиссариатта кандидат әңгәмә уза, гариза яза, кирәкле документларын рәсмиләштерә, хәтта шәхси дело өчен фотога да төшә ала.

Кандидатлар чиратсыз-нисез анализлар тапшыру өчен 3 нче поликлиникага барырга кирәк булганда автотранспорт белән дә тәэмин ителәләр. Медицина тикшерүе 3 сәгатьтән артык вакытны алмый.

Кирәкле документлар пакеты түбәндәгеләрне үз эченә ала: паспорт, хәрби билет, белем турында документ, никахлашу/аерылышу таныклыгы, балаларының туу турындагы таныклыклары, хезмәт кенәгәсе, ИНН, СНИЛС, шоферлык таныклыгы, Мир картасы реквизитлары.

Контракт буенча хәрби хезмәт үтүгә сайлап алу өчен әңгәмә  узу һәм документлар тутыру Риза Фәхретдин урамы, 11 а йорты адресы буенча урнашкан Әлмәт шәһәре хәрби комиссариатының 402 нче кабинетында бара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса