Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда мобиль поликлиника

19 июньнән 30 ына кадәр Мәмәт авылында зур машинага урнашкан мобиль поликлиника эшләде.

Республика программасы буенча Әлмәт үзәк хастаханәсенә караган мобиль комплекста бик күп тар белгечләр хезмәт күрсәттеләр. Шул уңайдан барлык авыл халкы, аеруча пенсионерлар исеменнән авылыбыз фельдшеры Эльвира Саттаровага рәхмәт белдерәбез. Телефоннан чакырып, төрлечә хәбәр итеп, гозерләрен тыңлап, аңлатып, ул һәркемгә ярдәм итәргә, диспансерлаштыру үтәргә булышты. Үзенә дә катлаулы программаларны өйрәнеп, табибларга язу эше белән булышырга, анализлар алып, кардиограммалар ясарга туры килде. Шунда ук шәһәрдә төрле тикшеренүләр узарга, УЗИларга язарга, талон алып бирергә дә өлгерде.

Үз авылыңда, шәһәргә барып тормыйча, мондый тикшеренүләр үтү бик уңайлы. Өстәвенә, йөрү мөмкинлеге чикле булган кешеләргә транспорт тәкъдим ителә. Социаль хезмәткәрләр ярдәмендә өйләреннән барып алалар, илтеп куялар. Киләчәктә дә хөкүмәтебезнең бу программасы эшләсен дигән теләктә калабыз.  Эльвирага сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез, зур рәхмәт.

Эльвира Саттарова

Ләлә Ситдыйкова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса