Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә экспедициягә «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты һәм Казан федераль университеты студентлары киләчәк

Экспедиция 2023 елның 1 июленнән 7 июленә кадәр «Россияне яңадан ачабыз» проекты кысаларында узачак.

1 июльдән 7 июльгә кадәр «Россияне яңадан ачабыз» проекты кысаларында Әлмәткә  экспедициягә «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты һәм Казан федераль университеты студентлары киләчәк.

Команда инде нәтиҗәле эшкә әзерләнә: студентлар хакимият өчен сорауларны тикшерәләр, районның һәм шәһәрнең кызыклы урыннарына барырга әзерләнәләр. 

Узган атнада студентлар кече туристик шәһәрләр ассоциациясе һәм кече тарихи шәһәрләр фонды җитәкчеләре белән очраштылар. Бергәләп Әлмәттә вакыйгалы чаралар булдыру, туристлык белгечлеге һәм Әлмәтнең туристлык юнәлеше буларак перспективалары гипотезалары формалаштырыла, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса