Сулыкта көн саен пляжны чистарталар һәм атна саен суның сыйфатын контрольдә тоталар.
Әлмәтнең су объектларыннан су коену сезонына шәһәр күле генә әзер. Бу хакта 7 нче эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Фәсхетдин Сыраев хәбәр итте.
- Бу сулыкларда коткару посты булдырылган, шартлар бар: чәй, кофе эчәргә мөмкин. Фонтаннар һәм яхшы пляж бар. Пляжны чистарту көн саен башкарыла. Суның сыйфаты атна саен контрольдә тотылсын өчен чаралар күрелә. Бу шартлар шәһәр халкы өчен тудырылган, - дип сөйләде ул Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә туры эфир вакытында.
Шәһәр башлыгы шушы көннәрдә шәһәр күлендә су коенганын белдерде. Аның сүзләренчә, андагы су әйбәт.
- Күргәнегезчә, проблема юк: тере, сау-сәламәт каршыгызда утырам, - диде ул.
Сыраев шәһәр сусаклагычында су коену өчен өстәмә урын булдыру чараларын күрүләрен дә әйтте. Моның өчен суның сыйфаты һәм шартларның туры килүен ачыкларга кирәк.
- Киләсе елда сусаклагычта яңа ял зонасы булыр дип ышанам. Ләкин бу инде, әйтелгәнчә, минем компетенциям түгел, моны инде шәһәр үзе хәл итәчәк, - дип нәтиҗә ясады ул.