Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш һәм тәҗрибә мәктәбе

Мин «Әлмәт таңнары» газетасына 1997 елда килдем. Ул вакытта баш мөхәррир Әсгать Сәхәп улы Салахов иде.

Ул тәҗрибәм булмаган килеш, булдыра алуыма ышанып, компьютерда текстлар җыю һәм газета версткалау операторы итеп эшкә алды. Мин аңа бүген дә рәхмәтлемен. Әсгать Сәхәпович лаеклы ялга киткәч, баш мөхәррир булып Гөлгенә Әхәтовна Кәримова билгеләнде. Аның кул астында байтак еллар эшләргә туры килде. Коллективыбыз бер гаилә булып, төрле чаралар оештырып, күңелле яшәдек без. Баш мөхәррир Гөлназ Гыйззәтуллина белән дә аңлашып, яңалыклар кертеп эшләдек. Мин бу чорда саллы гына тәҗрибә тупладым, эшкә өйрәтүчеләрем үз эшенең осталары иде. Айгөл Шәяхмәтова, Фәйрүзә Хәкимова минем остазларым булды.  Зөлхәбирә апа Әхмәтшина, Гөлфия апа Әхмәтханова, Ирина апа Апачаевага да рәхмәтем зур. Кирәк булганда ярдәмнәрен, киңәшләрен кызганмадылар. Бер гаилә булып, шатлыкларны уртаклашып, күңелле итеп эшләргә насыйп булды миңа алар белән.

Хәзер заманалар үзгәрде. Элек безгә кулдан язган мәкаләләр бирә иделәр. Без аларны компьютерда җыя идек. Бүген газеталар башка форматта.  Эшләр хәзер күпкә җиңеләйде, бөтен нәрсә инернет челтәре аша башкарыла. Ул еллардагы кебек язмаларны флешкага, дискеткаларга саклатып, компьютерга кертү бетте. Журналистлар әзер текстларны интернет почтасы аша гына җибәрәләр. Заманында без төрле бәйгеләрдә, операторлар өчен оештырылган һөнәри ярышларда катнаша идек. Барлык
район газеталарыннан килгән операторлар катнашында узган бу чаралар аралашу һәм тәҗрибә мәйданчыгына да әйләнә иде. Матбугат өлкәсендә эшли башлавыма чирек гасыр булды. Бирегә эшкә килгәнемә һич кенә дә үкенмим.

Барлык хезмәттәшлә-ремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Аларга исәнлек, саулык телим, озак еллар бергә эшләргә насыйп булсын! Ветераннарга озын гомер, сәламәтлек телим, бергә эшләгән чакларны искә алып, әледән-әле очрашырга язсын!

 

Ландыш Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса