Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында шартлы янгынны сүндерделәр

Ут белән көрәшүчеләр объект персоналы белән берлектә штаттан тыш хәлгә җавап бирергә әзер булуларын расладылар.

«Елховнефть» НГДУның Кичү нефть әзерләү җайланмасындагы 3 нче резервуарда шартлы янгынны сүндерү буенча күнекмә янгын-тактик өйрәнүләре узды. Анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының   янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләре коткаручылары җәлеп ителде.

Өйрәнүләрнең тактик планы буенча 5000 куб м 3 нче номерлы резервуарда "янгын" башлана.

Штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта объект персоналы да, коткаручылар да үзләренең бурычларын яхшы үти алуларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мабугат хезмәте.

 

Фото: ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мабугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса