Әлмәттә талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» узачак
Җәмгыять

Әлмәттә талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» узачак

Белгечләр әлмәтлеләрнең сорауларына 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатька кадәр җавап бирәчәк.

15-26 майда Татарстан республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең  Әлмәт филиалы белгечләре талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» уздыра.

Килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 8.00-12.00 һәм 13.00-17.00 сәгатьтә «Кайнар линия» телефоннары буенча ала аласыз: Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге-    8 800 555 49 43,  Татарстан республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең  Әлмәт филиалы (8553) 45-20-69.