Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар әлмәтлеләрне 2 миллион сумга алдаган

Узган тәүлектә алдау фактлары буенча полиция бүлегенең дежур частена 3 гариза килгән.

Гомумән алганда, зыян күрүчеләр аферистларга 2 миллион сумнан артык акча биргән.

42 яшьлек хатын-кыз криптовалюта сатып алудан акча эшләргә теләп, 2 миллион сумга якын акчасын югалта. Интернетта ул криптовалюта сатудан акча эшләү тәкъдиме белән реклама күргән. Кызыксынып, ул мессенджерда таныш булмаган кеше белән элемтәгә керә, теге кеше аңа эшнең асылын аңлата. 27 апрельдән 9 майга кадәр хатын-кыз аферистлар хисабына 1 миллион 991 мең сум күчерә, шуларның 800 меңен кредит итеп рәсмиләштерә. 10 майда мошенниклар чатны бетерәләр һәм зыян күрүченең телефон номерын заблокировать итәләр. Шуннан соң ул бу алдау икәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

25 яшьлек Әлмәт кешесе дә шундый ук схема буенча алданган. Ул мошенникларга 10 мең сум акча бирергә өлгерә һәм моның алдау икәнен аңлый. Полиция бүлегендә үк ул чыннан да мошенникларның хәйләләренә эләккәненә инана.

24 яшьлек ир-ат газ-бетон блоклар сатып алганда алданган. Реклама табып, "сатучы" белән элемтәгә керә һәм аның хисабына 100 мең сум акча күчерә. Нәтиҗәдә, акчасыз һәм төзелеш материалларысыз кала.

Хәзерге вакытта барлык фактлар буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса