Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

Ярминкә Герцен урамы, 86 А адресы буенча узачак.

18 майда 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уку йортларын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Кунаклар шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Шулай ук эш эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәткән хезмәтләр турында белү мөмкинлеге булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса