Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов #МойГеройМояСемья акциясендә катнашты

Флешмоб ВКонтакте социаль челтәрендә уза.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов #МойГеройМояСемья акциясендә катнашты, социаль челтәрләрдә бабаларының фотоларын бастырып чыгарды.

"Беренче фотода минем бабам Миннегалиев Әзһәм Миңнегали улы сурәтләнгән. 1925 елның 17 октябрендә Мөслим районының Түбән Табын авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач,            «Ик-Буй» колхозында эшли. 1943 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Башта Пенза шәһәренең 91-нче запастагы полкында була. 1943 нче елның маенда Украина фронтының 1575 зенит-артиллерия полкында сугыша. 1945 елдан 1947 елга кадәр үзәк төркем гаскәрләренең 381 аерым зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнаша. 1948 елда гына туган йортына кайта. «Германияне Җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм флотының ХХХ еллыгы» медальләре белән бүләкләнә", – ди Тимур Нагуманов.

"Икенче фотода минем әти ягыннан бабам Гәрәев Нагуман. 1898 елда Бөгелмә районының Куакбаш авылында туган. Сугыш елларында фронтның хәрәкәттәге өлешләрендә хезмәт итә, үз Ватанын фидакарьлек һәм тугрылык белән яклый. Горурланам һәм хәтерлим! Рәхмәт!", - дип язган Әлмәт районы башлыгы.

Акция Үлемсез полкның онлайн-йөрешенә багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса