Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Бөек Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм районыбызда яшәүчеләр! Кадерле ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре!
Менә инде 78 нче тапкыр без Бөек Җиңү көнен каршылыйбыз. Бу бәйрәм элеккечә үк эчкерсез дулкынлану һәм җиңүчеләр буынына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән тулы.
Бөек Ватан сугышының рәхимсез җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнары хакында якты истәлек сакламаган бер генә йорт та юктыр.
Әлмәт районыннан фронтка 18500 кеше мобили-зацияләнә. Шуларның һәр икенчесе канкойгыч бәрелешләр вакытында сугыш кырларында батырларча һәлак була. Без якташларыбыз батырлыгы алдында баш иябез һәм Бөек Ватан сугышында җиңү хакына үзләреннән саллы өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алар илебезне сугыштан соңгы җимерекләрдән торгызганнар, районыбызның, нигез салынуына быел 70 ел булачак калабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәр.
Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш инвалидлары, сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, тоткыннар һәм блокадачылар булган җәмгысе 785 кеше исәпләнә. Аларның 12 се Ватанны саклау буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан. Без Җиңү өчен генә түгел, ә якты киләчәгебез, җир йөзендә тынычлык урнаштыру хакына сугышкан ата-бабаларыбызның кыюлыгы, батырлыгы, патриотизмы, рухи ныклыгы турында истәлекләрне изге итеп саклыйбыз һәм югары бәялибез.
Бүген, махсус хәрби операция барганда, җиңүчеләр кавеменең батырлыгын дә-вам итеп, безнең егетләр сугыш кырларында Россия өчен, Донецк һәм Луганск халык республикаларында тыныч тормыш өчен аяусыз көрәшәләр. Алар җилкәсенә йөкләнгән эшнең тарихи масштабы һәм әһәмияте гаять дәрәҗәдә зур. Без алар белән һәрвакыт горурланачакбыз һәм аларга тиңләшәчәкбез.
Хөрмәтле якташларыбыз, Ватаныбызның кыю солдатлары! Патриотизмыгыз, карусызлыгыгыз һәм илебез алдындагы хәрби бурычны үтәргә әзер торуыгыз өчен сезгә рәхмәтләремне белдерәм.
Безнең бурыч - батыр халкыбызның бөек каһарманлыгы турында якты истәлекне изге итеп саклау, аның намуслылыгын һәм героик данын хөрмәт итү һәм, әлбәттә инде, ветераннарыбызны һәм алга куелган бурычларны югары профессионализм белән, кыю һәм карусыз үтәүче егетләребезне игътибар, кайгырту белән чолгап алу.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәт-чәннәренә - дәһшәтле сугыш елларын башларыннан кичергән, һәр көнне Бөек Җиңүне якынайту өчен тырышкан һәркемгә мин аеруча зур җылылык, хөрмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәм. Сезнең алда баш иябез һәм чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, рух күтәренкелеге, рәхмәтле варисларыгыз - нәсел дәвамчыларыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын телим. Азатлык өчен, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!
Районыбызда яшәүче барлык кешеләрне якты бәйрәм белән котлыйм! Һәр гаиләгә иминлек-хөрлек, үзара аң-лашу һәм бәхет телим!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Әлмәт муниципаль районы
башлыгы Тимур Нагуманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа