5, 6, 8 һәм 9 май көннәрендә Әлмәттә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк
Җәмгыять

5, 6, 8 һәм 9 май көннәрендә Әлмәттә транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк

Хәрәкәт өлешчә чикләнә.

Бөек Җиңү көне уңаеннан парадка әзерләнү һәм тантаналы чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә шәһәрдә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә:

     5 майда 13.00-17.00 сәг. - Ленин урамының Заслоновтан Радищев урамына кадәрге участогы;

      6 майда 11.00-17.00 сәг. - Ленин урамының Заслоновтан Радищев урамына кадәрге участогы;

       8 майда 13.00-17.00 сәг. - Ленин урамының М. Җәлилдән Радищев урамына кадәрге участогы;

       9 майда:

-  6.00-23.00 сәг. - Тимирязев урамының Радищевтан М. Җәлил урамына кадәрге участогы;

-  6.00-23.00 сәг. - Ленин урамының Мәрҗанидән Чехов урамына кадәрге участогы;

-  6.00-23.00 сәг. -  Гагарин урамының Белоглазовтан Ленин урамына кадәрге участогы;

- 14.00-18.00 сәг. - Ленин урамы (Төзүчеләр проспектыннан алып Чехов урамына кадәр).

Бу вакытларда троллейбуслар башка схемалар буенча хәрәкәт итәчәк. Автобус маршрутларына да үзгәрешләр кертелә.

РТСтан Түбән Мактама ягына УТНГПга кадәр 1А маршруты йөриячәк.