Әлмәтнең 2 нче лицее командасы республика олимпиадасы призеры булды
Быел ярышларда 272 яшь геолог һәм 49 остаз катнашты.
«Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды, ул 24 апрельдән 29 апрельгә кадәр дәвам итте.
Быел ярышларда 272 Яшь геолог һәм 49 остаз катнашты — бу бөтен Россиядән, шул исәптән Кырым Республикасыннан да 34 команда.
Балалар геологик маршрут төзү һәм кыр тукталышын оештыру күнекмәләрендә, нефть геологиясе, минералогия һәм палеонтология нигезләрен белүдә ярыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы ел саен үткәрелә. Беренче чара 2014 елда «Заречье» лагеры базасында узды һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелде.
Әлмәтнең 2 нче лицееның "Девон" командасы 2 нче урынны яулады.
Шәхси беренчелектә 3 урынны 2 нче лиөейның 9 сыйныф укучысы Анисахарова Виктория алды. Ул дүрт төр ярышларда катнашты: палеонтология 4 урын, нефть эше 8 урын, куркынычсызлык техникасы нигезләре 2 урын, геологик һәйкәл 3 урын.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа