Шәһәребез гөл-чәчәккә күмеләчәк
Әлмәт теплицаларында 300 меңгә якын чәчәк үсентесе үстерелә.
Ел саен май башларында шәһәребезнең төрле урыннарында төрледән-төрле чәчәкләр утыр-тылган түтәлләр әлмәт-леләрне хозурландыра башлый. Бүген шәһәр ав-томобиль юллары идарәсе теплицаларында үсеп утыручы 300 меңгә якын чәчәк тиздән шәһәр урам-нарына һәм юл боҗрала-рына утыртылачак.
Чәчәк орлыкларын чәчү һәм чәчәк үсентеләре утырту буенча эшләр күптән башланган инде. Хәзерге вакытта боҗралы юл чатларында чәчәк утырту өчен туфрак әзерләү бара.
Быел Әлмәтебезнең чәчәк түтәлләрендә агератума, цинерария, тагетеслар (бәрхет чәчәк), циния, петуния һәм башкаларны очратырга мөмкин булачак.
Соңгыларының унҗиде төре, алар арасында «Дуо Бургундия», «Дедди Блю» һәм «Супер Каскад ред» сортлы суперкаскадлы, чачаклы, ике төстәгеләре дә утыртылачак. Быел шул исәптән Европа селекциясе орлыкларыннан үстерелгән чәчәкләр дә әлмәтлеләрнең һәм калабыз кунакларының күзләрен иркәләячәк. Алар куакланып, купшы булып үсеп утырырлар дип көтелә.
Чәчәк орлыкларын ачык грунтка утыртуны Әлмәттә быел бәрхет чәчәкләрдән һәм цинияләрдән башлаганнар. Инде берничә көннән әлеге үсентеләр шәһәр урамнарына күчереп утыртылачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, былтыр чәчәк түтәлләренә петунияләрнең нибары тугыз-ун сортлысын гына утырткан булганнар. Быел исә әлеге чәчәкнең сары, шәмәхә, кызыл, зәңгәр, алсу һәм бик күп башка төслеләре юл боҗраларына һәм иҗтимагый киңлекләргә утыртылыр дип планлаш-тырыла.
«Яз иртә килү сәбәпле, быел чәчәк утыртуны апрель азагында ук башлаячакбыз. Гадәттә 1, 9 майга гына утырта идек», - диләр шәһәрне гөлбакчага әйләндерүчеләр. Чаралар үткәрелү белән бәйле рәвештә тәүге чәчәкләр Ленин һәйкәле тирәсенә, «Нефтьче» Мәдәният сарае районында утыртылачак.
Гөлфия Ханова әзерләде
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа