Профсоюз оешмаларының Координация советы рәисе Марсель Бикморатовның 1 нче май белән котлавы
ХӨРМӘТЛЕ ӘЛМӘТЛЕЛӘР!
Әлмәт муниципаль районы профсоюз оешмаларының Координация советы исеменнән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу көн якты һәм җылы кояш нурлары белән күңелләребезне сө-ендерә һәм шул ук вакытта хезмәт ияләренең теләктәшлек символы булып тора, чөнки еллар дәвамында барлык һөнәр ияләренең күп кенә буын вәкилләрен берләштерә. Бу бәйрәм кешеләргә рухи күтәрелеш һәм иҗат итү энергиясе бирә, шуның белән икътисадны ныгыту һәм туган ягыбызның хөрлеген-иминлеген арттыру өчен ныклы нигез булдыра.
Нәкъ менә эш урынында кеше үзенең бар сәләтен күрсәтә, җәмгыятькә файда ки-терә һәм танылу яулый ала. Хезмәт кеше-сенә хөрмәт район, республикабыз һәм тулаем илебезнең барлык өлкәләрен уңышлы үстерү буенча планнары-бызның һәм уй-ниятләре-безнең нигезенә салынган. Шуңа күрә бар көчебезне аларның хокукларын саклауга һәм яклауга, хезмәт хакын арттыруга һәм хезмәт шартларын яхшыртуга, һәр кешенең эш урынында уңайлылык булдыруга юнәлтәбез.
Яз һәм Хезмәт бәйрәме сезгә оптимизм хисе һәм илһам бүләк итсен, хезмәтегездә һәм мавыгуларыгызда яңадан-яңа мөмкинлекләр ачсын. Барлык планнарыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә нык сәламәтлек, актив озын гомер, шат тормыш һәм якты киләчәккә ышаныч телим!
Хезмәтегез лаеклы, намуслы һәм рухландырырлык булсын!
Профсоюз оешмаларының Координация советы рәисе Марсель Бикморатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа