Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның беренче май белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр һәм районыбызда яшәүчеләр!

Яз һәм Хезмәт көне белән иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Беренче май - чын халык бәйрәме, ул кешеләрнең бердәмлеккә һәм нәтиҗәле, иҗади хезмәткә омтылышын гәүдәләндерә, төрле һөнәр ияләрен һәм төрле буыннарны берләштерә, барчасына рухи күтәрелеш һәм энергия бирә.

Барлык һөнәр вәкилләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген Әлмәт республиканың иң алга киткән шәһәрләреннән берсе булып тора һәм күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне били.

Бүген безнең алга заман куйган иң катлаулы бурычларны нефтьчеләр, завод эшчеләре, төзүчеләр, транспортчылар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм башка һөнәр вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлектә уңышлы хәл итәбез. Барлык кешеләрнең җаваплы һәм нәтиҗәле хезмәтенә йөз тотып, без якын киләчәккә ориентирлар билгеләдек, үз шәһәребезне, республикабызны, илебезне тагын да алга киткән, эшләү һәм яшәү өчен тагын да уңайлырак итәргә омтылабыз.

Быелгы бәйрәм мөһим тарихи вакыйгалар белән үрелеп бара. 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Әлмәт өчен агымдагы ел юбилейлы даталарга бай: Татарстанда нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртү башлануга 80 ел һәм Әлмәт шәһәренең 70 еллыгы.

Кадерле дуслар! Җәмгыятебез файдасына иҗади хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм. Хезмәт ветераннарына, районыбызның бүгенге дәрәҗәдәге тормыш-яшәешенә зур өлеш керткән һәм киләчәк үсешкә нигез салган һәркем алдында зур хөрмәт хисләре белән баш иям. Сез - яшьләребез өчен чын өлге, һәрберебез өчен үрнәк булып торасыз.

Һәрбарчагызга һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык, тынычлык һәм иң якты өметләрегезнең аклануын телим! Беренче май белән сезне!

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Тимур Нагуманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса