25 апрельдә, Радоницага, Әлмәтнең 5 һәм 7 нче православие зиратларына автобуслар йөриячәк.
Алар 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр 1 сәгать аралыгында йөриячәк. Транспорт «Автовокзал» тукталышыннан («Корона» сәүдә үзәге каршындагы «Маргаритка» чәчәк кибете) китәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте