Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтле: балалар Ватанны яратсыннар һәм тарихны белсеннәр иде

Күп балалы әти контракт тәмамлангач өенә кайтты.

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашуда контрактчылар, мобилизацияләнгәннәр һәм волонтерлар катнашты. Аларның берсе Мөдәрис Гайфетдинов. Ул контракт тәмамлангач кайткан.

Ул үз теләге белән барган. Махсус операциядә катнашу карарын март аенда ук кабул итә, әмма хәрби комиссариатта аны кире боралар. 

"Карар турында хатыныма, балаларыма әйттем. Минем 5 балам, 6 оныгым бар. Ике тапкыр хәрби комиссариатта кире бордылар, инде олы яшьтә дип әйттеләр. Мин аларга террорчылыкка каршы үзәктә уку турында документ күрсәттем. Мин анда 6 ел укыдым. Салкын һәм утлы кораллар белән эшли беләм", - дип сөйләде үз теләге белән хәрби операциягә баручы.

Нәтиҗәдә ул барыбер үз теләгенә ирешеп, хәрби операциягә китә.

Контрактчыларга һәм мобилизацияләнгәннәргә-барлык катнашучыларга ул җиңү белән кайтуларын теләде.

"Балаларның үз Ватаннарын яратуларын, тарихны белүләрен телим-бу иң мөһиме. Шуннан соң патриотизм, батырлык киләчәк", дип ышана Мөдәрис Гайфетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса