Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит илдә ял итәргә теләгән әлмәтле суд карарын үтәгән

Әлмәт шәһәрендә яшәүче кеше чит илгә чыгуны чикләгәннән соң гына суд карарын үтәгән.

Әлмәт муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты судка гариза белән мөрәҗәгать итеп,  әлмәтлене бакча йортын сүтәргә мәҗбүр итте. Россия суд приставларының Федераль  хезмәтенең Татарстан республикасы буенча баш идарәсенең Әлмәт районы бүлегендә хуҗаның бинаны сүтү бурычы турында  башкарма производство кузгатылган.

Суд пристав-башкаручысы хуҗасына суд карарын үтәү турында таләпне тапшыра һәм суд карарын үтәү өчен срок билгели. Граждан З.суд таләбен үтәячәгенә ышандыра. Әмма бакча йорты шулай да үз урынында кала. Пристав-башкаручы бурычлы кешегә РФ чикләреннән чыгуны чикләү турында карар чыгара.

Бурычлы кешенең кулында чит ил курортына юллама була. Граждан З.йортны сүтә. Суд карары үтәлде, дип хәбәр итә Россия суд приставларының Федераль  хезмәтенең Татарстан республикасы буенча баш идарәсенең Әлмәт районы бүлеге.

Фото: Россия суд приставларының Федераль  хезмәтенең Татарстан республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса