Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ришвәт алуда гаепләнә

Аеруча зур күләмдә ришвәт алу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сүз мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына кайнар ризык китерү контракты буенча 4,8 млн сум ришвәт турында бара.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада Подоваловка сак чарасы сайлау мәсьәләсе хәл ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса