21 мартта Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 400 бала тууы теркәлгән.
18 мартта Илнур һәм Назлыгөл Сираҗетдиновлар гаиләсендә уллары туган, аңа Арслан исемен кушалар. Арслан - гаиләдә беренче бала.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата - ананы котладылар һәм баланың беренче дәүләт документын-туу турында таныклык тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы