Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңеллеТәслия әбинең авылдашлары,туганнары, күршеләре алдында абруе зур.

Елховой авылында яшәүче Тәслия Гариф кызы 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән. 

 Бөек Ватан сугышы башланганда Тәслия әбигә бары тик 8 яшь була.1941 елның декаберендә әтиләре сугышка китә, ләкин аңа исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насып булмый. Әниләре Әсма апа кулында 3 бала ятим кала . Ул аларны берүзе аякка бастыра. Тәслия апага да җиңелләрдән туры килми, ул 12-13 яшьләрендә үк апасы белән бергәләп колхозга эшкә йори башлый. Сугышка киткән иң якын кешесе әтисен, бер туган абыйсын югалту ачысын да татырга туры килә.


1955 елда Тәслия Гариф кызы Файрукшин Минсагир белән тормыш корып җибәрә.Тормыш иптәше Минсагир абый белән бергә гомер итеп дүрт кыз, ике малай үстерәләр.Гаилә тормышында Тәслия апага шатлыклар белән бер-бер артлы кайгыларны да күп күрергә туры килә. Бер-бер артлы ике баласы фаҗигале төстә вафат булалар.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңеллеТәслия әбинең авылдашлары,туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге янынды кызы Җәмилә бар, ә калган балалары, оныклары хәлен белешеп кенә торалар. Юбилей көнедә дә аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз, дип хәбәр итә Елховой авылы музее хезмәткәрләре. 
 

Фото: Елховой музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса