Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшь геологларның XIV бөтенроссия кыр олимпиадасы узачак

27 июльдән 7 августка кадәр Татарстанның Әлмәт районында XIV бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы узачак.

Анда катнашучылар яңадан «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагере базасында җыелачак, дип хәбәр ителә ТР Министрлар кабинеты карарында, дип яза "Татар-информ".

Республика оештыру комитетын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләячәк. Аның ведомствосына олимпиаданы үткәрү мәсьәләләре буенча җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра), «Татнефть» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм Татарстанның кече нефть компанияләре белән хезмәттәшлек оештыру йөкләнгән.

Документта шулай ук предприятиеләрнең олимпиада әзерләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, шул исәптән 37 млн сумнан артык акча бүлеп бирү турындагы тәкъдимнәре дә бар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел олимпиадага Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кырымнан, шулай ук Пермь краеннан, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 36 команда җыелды. Аны ачу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса