Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 30 әлмәтле килгән

Эшкә урнашу өчен 9 юнәлеш бирелгән.

16 мартта Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәгендә инвалидлар өчен махсус эш урыннары ярминкәсе узды. Чара "Бердәм Россия" белән минем карьерам" проекты кысаларында узды. Бу хакта ТР хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр тәкъдим итү белән чарада 5 эш бирүче катнашты. Кадрлар хезмәтләре вәкилләре түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр: сакчы, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, сату офисы белгече, территорияләрне җыештыручы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсенә эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар арасыннан 30 кеше килгән, алар тәкъдим ителгән вакансияләр буенча эш бирүчеләр белән әңгәмә узган. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри ориентация, үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча киңәшләрен. Эшкә урнашу өчен барлыгы 9 юнәлеш бирелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса