Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән әлмәтлеләр отпускка кайттылар

Әлмәттән берьюлы өч мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр отпускка кайтты.

Хезмәт урыныннан Татарстан солдатларының билгеләнгән урынга кайтуы үзәкләштерелгән рәвештә оештырылды.

Отпускка килгән Әлмәт егетләре белән шәһәрнең хәрби комиссары Ришат Сабиров очрашты. Ул хезмәтләргә рәхмәт сүзләрен белдерде, аларга гаиләдә яхшы вакыт үткәреп, яңа көчләр белән үз взводларына кайтуын теләде.

Ерак юл узуларына карамастан, хәрбиләрнең күтәренке һәм яхшы кәефтән  иде.

- Татарстаннан күпләргә отпуск бирделәр. Бу, әлбәттә, республика командованиесе ярдәменнән башка мөмкин түгел. Күргәнегезчә, без сезнең алда, исән-имин, сәламәт. Урыннарда барыбыз да хәрби бурычларны үтибез. Моның өчен шартлар тулысынча тудырылган, - дип уртаклашты сугышчыларның берсе.

Алар район җитәкчелегенә, оешмаларга, предприятиеләргә һәм барлык әлмәтлеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре һәм, әлбәттә, мораль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

- Үзебезнекеләрдән ерак булганда, һәр вак нәрсә – хатлар, оекбашлар, ризык шундый кадерле, якын булып тоела. Без һәрвакыт сезнең кайгыртуыгызны, безнең өчен борчылуыгызны тоябыз һәм бу рух төшенкелегенә бирелмәскә, алга таба көрәшергә көч өсти. Шуңа күрә безне Җиңү белән генә көтегез, - дип билгеләп үтте башка солдат.

Мобилизацияләнгән егетләрнең берсе әнисен кисәтмичә сөендерергә теләгән. Хәрби комиссариаттан соң ул өенә чәчәкләр бәйләме белән кайта. 

Барлык хәрбиләргә хезмәтләрен уңышлы дәвам итеп, исән-сау өйләренә кайтуларын телибез.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса