Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы торак-комуналь хуҗалыкта эшләүчеләрне котлады

Бүген Әлмәт районының торак-коммуналь хуҗалыгында ике меңнән артык кеше эшли.

"Бүген без торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Шәһәр урамнарының чисталыгы, зур торак комплексларының тотрыклы эшләве инде күптән безгә гадәти һәм мәҗбүри эш кебек тоела. Еш кына моның артында без торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте торганын онытабыз.
 
Бүген Әлмәт районының торак-коммуналь хуҗалыгында ике меңнән артык кеше эшли.
Районда 1029 күп фатирлы йорт һәм аларның нәтиҗәле эшләве өчен 14 идарәче компания, 11 торак милекчеләре ширкәте җавап бирә.
 
Торак-коммуналь хуҗалык белгече һөнәре заманчарак  булсын, һәр эш көнендә шәһәребезнең чиста, матур һәм уңайлы булуын аңлау нәтиҗә бирсен!

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның котлавы әнә шулай яңгырый.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса