Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

Ул 16 мартта узачак.

16 мартта Әлмәт мәшгульлек үзәгендә махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Ярминкә инвалидлар өчен узачак. Предприятие вәкилләренең һәм гражданнарның очрашуы 9.00 сәгатьтә башланачак.

Кунакларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сакчы, эш бүлүче, менеджер, гардеробчы, инженер-программист, сатучы, баш белгеч һ. б.

Эш белән тәэмин итү үзәге Герцен урамында, 86А йортында урнашкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса