Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСы хәбәрләре

4 нче игезәкләр туу теркәлде

7 мартта Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә быел дүртенче игезәк сабыйлар тууы теркәлде.

Алия Васил кызы һәм Айдар Таһир улы Әмировлар гаиләсендә икеләтә шатлык. Ике уллары тугач, гаилә күп балалы булды. Өйдә сабыйларны Камилә апалары көтә. Яңа туган малайларга әти-әниләре матур исемнәр - Дамир һәм Тамир дип кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

 

Креатив пар язылышты

 

2 мартта Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда креатив пар ир белән хатын булдылар.

Салават Кашапов белән Камилла Чердакова  90 нчы еллардагы кияү белән кәләшнең оригиналь образларында мөнәсәбәтләрен теркәргә ЗАГСка килделәр.

Салават белән Камилла 2019 елда «Легкие крылья» урам театрының мастер-классында таныша. Шул вакытта ук Камилла аларның бергә булачагын аңлый. Алар берничә ай гына аралашалар. «Тик мәхәббәт  озак көттермәде», - ди кәләш. Режиссер аларны спектакльдә гашыйклар роленә куйганнан соң, алар ешрак аралаша башлыйлар.  Шулай итеп, алар гаилә союзын төзергә уйлаганчы 3 ел уза. 90 нчы еллардагы кияү белән кәләш образы  - Камилла идеясе, ә Салават аны хуплый.

ЗАГС идарәсе белгечләре яшьләрне гаилә корулары белән котлап, аларга мәхәббәт, гармония, үзара аңлашу һәм иҗади уңышлар теләделәр.

 

Туйлары - кара күлмәктән

 

Март башында креатив яшь парның никахы теркәлде.

Берничә дистә ел элек кара төстәге туй бөтенләй башка сыймаган хәл булыр иде. Бүген инде беркемне дә гаҗәпләндереп булмый - кәләшләр арасында  кара туй күл-мәген сайлаучылар да бар икән.

3 мартта Әлмәт ЗАГСында Евгений Беляков һәм Валерия Туманян үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Кәләш тә, кияү дә карадан киенгәннәр иде.

ЗАГС идарәсе белгечләре яңа өйләнешүчеләрне тормышларында күркәм көннәре белән котладылар. Яшь парга гармония һәм аңлашып яшәүләрен, чиксез мәхәббәт теләделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса