Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәшен улы туу белән котлады

Хатын-кызга һәрвакыт яхшы сүзләр һәм котлаулар ишетү рәхәт.

 Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәшен улы туу һәм 8 Март бәйрәме белән район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.

Солтан-гаиләдә икенче бала. Олы абыйсы балалар бакчасына йөри, әтисен бик көтә һәм аның өчен үз рәсемнәрен әзерли.

"Иң ихлас котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Әни булу, балаларны тәрбияләү һәм солдат өчен ышанычлы тыл булу-ныклык һәм тугрылык үрнәге. Сезгә һәм балага көч җыярга, сәламәт һәм нык булуыгызны телим! Без Яклаучыбызның җиңеп, тизрәк өйгә кайтуын көтәбез", - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса