Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт район башлыгы Тимур Нагумановның 8 нче март белән котлавы

Кадерле, кабатланмас хатын-кызларыбыз!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу көнне без  язгы кәеф, матурлык, мә-хәббәт символы булганы һәм планета-бызның гүзәл затларына күпкырлы рәхмәт сүз-ләребезне белдерү мөм-кинлеге тудырганы өчен яратабыз. Бәйрәмнән беркем дә читтә калмый, 8 Март - ул чыннан да безне берләштерә торган көн.

Без хатын-кызларыбызның уңыш-казанышлары белән ихластан горурланабыз. Татарстан хатын-кызлары сабый чакларыннан алып 100 яшь үренә җиткәнче рухи ныклык үрнәкләре һәм казанышларга омтылу хисен күрсәтәләр, беркайчан да эшсез утырмыйлар, һәртөрле хәлләрдән чыгу юлларын табалар. Гаиләдә дә, карьерада да, спортта да, иҗатта да, иҗтимагый эшчәнлектә дә - һәркайда өлгерәләр. Сезнең зирәклек, югары профессиональлек дәрәҗәсе, җаваплылык хисе безне уртак казанышларга этәрә. Бергә булганда без көчле һәм уңышлы команда, какшамас тандем. Һәрвакытта да шулай булып калсын.

8 Март - ул безнең әниләребезгә, әбиләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апаларыбызга, хезмәттәшләребезгә, дусларыбызга ихлас рәхмәтләребезне белдерү өчен тагын бер сәбәп тә. Беркемне дә онытмау, йөрәгебезгә кадерле булган һәр кешегә игътибар күрсәтү мөһим.

Бу якты бәйрәм көнендә сезгә, кадерле хатын-кызлар, яз энергиясе белән илһамлануыгызны, бәхетле елмаюлар, бу көнне генә түгел, башка вакытта да үз-үзегез белән гармониядә булуыгызны телим. Сез - безнең муза, ышанычлы юлдашлар, мәңге серле булып кала белгән һәм тирән акылга ия шәхесләр. Кешелекнең көчле яртысы сезнең хакка батыр адымнар кылачак һәм бәхет хисе сезне беркайчан да ташламасын өчен тырышачак. Зур һәм кечкенә уңышларыгыз гел булып торсын, һәр хатын-кыз тормышта йөрәге кушкан мөһим өлкәне сайласын, ышанычлы һәм теләктәш дуслар тапсын, һәрвакытта да сәламәт һәм яхшы кәефтә булсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Тимур Нагуманов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса