Әлмәттә 181 эшсез граждан теркәлгән
2022 елда эшсезләр саны 667 кеше тәшкил иткән.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны агымдагы елның 1 мартына 181 кеше тәшкил иткән, узган ел 667 кеше эшсез калган. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.
Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0, 16%. Эш бирүчеләр 2023 елның 1 мартына 1380 хезмәткәргә ихтыяҗ белдергән.
Агымдагы елның 1 мартына хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,13 кеше тәшкил итә.
2023 елның гыйнвар-февраль айларында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 279 кеше мөрәҗәгать иткән. 158 граждан эшкә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа