Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2024 елда Татарстанда М7 трассасы тулысынча дүрт полосалы булачак

Хәзерге вакытта М7 автомобиль юлында 17,2 чакрым озынлыгындагы ике участокта Чуашстан юнәлешендә реконструкция эшләре бара.

2024 елда Татарстанда М7 «Волга» трассасы тулысынча дүрт полосалы булачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен каршы яктан килүче транспорт агымнары бүленәчәк. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы урынбасары Азат Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Хәзерге вакытта М7 автомобиль юлында 17,2 чакрым озынлыгындагы ике участокта Чуашстан юнәлешендә реконструкция эшләре бара. Зөя елгасы аша күпер кичүе янында 7 чакрым озынлыгындагы участокта эшләрне быел тәмамларга ниятлиләр, диде спикер.

«Казан – Екатеринбург транспорт коридоры составында трассаның Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге 96 чакрым озынлыгындагы участогына реконструкция ясалачак. Хәзерге вакытта М7 трассасының реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре үткәрелгән өлешендә каршы агымнарны бүлә торган киртәләр урнаштырылган», - дип белдерде Гатауллин.

Аның сүзләренчә, каршы агымнарны тимер киртә белән бүлү мөмкин булмаган икенче һәм өченче категорияле юлларда махсус полосалар ясала, юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәртелә, сызыкларның махсус төрләре кулланыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса