Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче яшь гаилә дәүләттән торак шартларын яхшырту өчен 2 миллион сум акча алган

Район башлыгы Тимур Дмитриевич Нагуманов яшь гаиләгә торак урыны алу яки шәхси торак төзелеше объекты төзү өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды.

Тимур Нагуманов социаль түләүләр алучыларны котлады, сәламәтлек, иминлек һәм таныклыкның тизрәк тормышка ашуын теләде.

2 млн сумлык таныклык тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, таныклык бер тапкыр бирелә һәм аннан аны алганнан соң 7 ай дәвамында файдаланырга кирәк.

«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы «Россия Федерациясендә арзан һәм уңайлы торак» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Программаның максаты булып билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган яшь гаиләләрнең торак проблемасын хәл итүдә ярдәм итү тора. Кайбер шартлар үтәлгәндә (тормыш иптәшенең һәрберсе яки тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмаска тиеш; торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләне тану, кредит алырга мөмкинлек бирүче керемнәрнең булуы, яисә социаль түләү күләменнән артып киткән өлештә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек башка акчаларның булуы (торак бәясенең 30-35% ы) һәм тиешле документларның булуы, яшь гаилә программаның потенциаль катнашучысы була. Программада бер яшь ата-анадан һәм бер яки аннан да күбрәк баладан торган тулы булмаган яшь гаиләләр дә катнашырга хокуклы.

Шулай ук чиратта торган чарада катнашучыларга агымдагы елның 1 маена кадәр яңадан теркәлү узарга кирәк.

Программа турында тулырак мәгълүмат #Торак-Молодымрт рәсми сайтында урнаштырылган.

Әлмәт муниципаль районында «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашырга теләүчеләр балалар һәм яшьләр эшләре идарәсенә (Ленин ур., 21) мөрәҗәгать итә алалар.

2023 елның 1 маена кадәр документлар тапшырып, сез 2024 нче елда программада катнаша аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса