Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән хезмәт ветераны Ярослав Вакула 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул 60 ел нефть тармагында хезмәт куя һәм бораулау эшләре техникасы һәм технологияләре үсешенә зур өлеш кертә.

Ярослав Вакула 1933 елның 27 февралендә Львов өлкәсенең Иске Ропа авылында туа. Нефть техникумын, нефть һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый.  "Әлмәтбурнефть" трестының бораулау конторасына эшкә җибәрелә. Бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, бораулау мастеры булып эшли, Сүриягә хезмәт командировкасына бара. 1971 елдан «Татнефть» берләшмәсе аппаратында бораулау буенча җитештерү бүлеген җитәкли.

- Барысы да нефть өчен эшләде. Советлар Союзы хөкүмәтеннән, ТАССР хөкүмәте һәм җитәкчелеге барысы да нефть өчен иде, - дип билгеләп үтте Ярослав Вакула.

Ул 1996 елда лаеклы ялга чыга һәм Әлмәт нефть институты доценты була. Аның исәбендә кырыкка якын басма, гамәли, фәнни хезмәтләр һәм уйлап табулар бар. Ул Губкин премиясе лауреаты һәм СССР ВДНХның алты бронза һәм бер көмеш медале иясе. Бүген Ярослав Вакулега 90 яшь тулды. Аны юбилее белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.

– Шушы еллар эчендә башкарган хезмәтегез, шушы матур төбәкне булдырганыгыз һәм исәнлек-саулыгыгыз өчен зур рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте хезмәт ветеранына Тимур Нагуманов.

Ярослав Вакуланың күпьеллык хезмәте күпсанлы бүләкләргә лаек булган, алар арасында «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, Кызыл Байрак хезмәт ордены бар. Ул ТАССРның атказанган нефтьчесе һәм Татарстанның мактаулы нефтьчесе.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса