Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне ел саен 15 февральдә үткәрелә.

Бүген әлмәтлеләр дустанә илләргә хәрби ярдәм күрсәтү буенча илебез тарафыннан алынган халыкара йөкләмәләрне үтәгәндә кыюлык күрсәткән ватандашларына хөрмәт күрсәтү өчен Хәтер мәйданына җыелдылар.

"Без геройларны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Традицияләрне дәвам итүче егетләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Кайнар нокталарда һәлак булган хәрбиләребез өчен кайгырабыз. Аларга мәңгелек хәтер",-диде  район башлыгы Тимур Нагуманов  митингта.

Район башлыгы бүген махсус хәрби операция зонасында гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәгән мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр турында да сөйләде.

Әлмәт һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 10 ел дәвам иткән Әфган сугышы аша 620 мең кеше узган, шуларның 663е - Әлмәт районыннан, 90 кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Төньяк Кавказдагы хәрби конфликтларда 899 Әлмәт кешесе катнашты. Ул яшьләрне патриотик тәрбияләүдә үз өлешләрен кертүче сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса