Әлмәт районында хезмәт хакы 64 мең сумга җиткән
Җәмгыять

Әлмәт районында хезмәт хакы 64 мең сумга җиткән

Әлмәт районында 2022 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 2021 ел белән чагыштырганда 18,9% ка арткан һәм 63,8 мең сумга җиткән.

Бу турыда район башлыгы Тимур Нагуманов районның хисап сессиясендә хәбәр итте.

Әлмәт районы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2022 елда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% тан 0,15% ка кадәр кимегән.

"Элек эшсезлек статистика гына булса, бүген кадрлар табу белән кискен проблема туа. Кирәкле белгечне табу бик авыр", – диде Нагуманов.