Район башлыгы уллары туу белән котлады.
Район башлыгы Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәше янына барды. Яшь ананы улы туу белән котлап, Тимур Нагуманов гаиләнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Сезнең гаилә башлыгы хәзер үзенең гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Бу хөрмәткә лаек. Чын күңелдән Сезгә зур бәхет һәм нык сәламәтлек телим! Җиңүчебезнең тизрәк өйгә кайтуын көтәбез! - диде район башлыгы.
Яңа туган малай Алан гаиләдә икенче бала. Хәзер алар өчесе әтиләренең кайтуын көтәләр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте