Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2500дән артык әлмәтле «Россия чаңгы юллары 2023»тә катнашты

Чара шимбә көнне үтте.

Шимбә көнне 2500 дән артык әлмәтле «Россия чаңгы юллары 2023» чаңгы ярышында  катнашты. Ярышта иң өлкән катнашучы Тәлгать Сәлимов булды, аңа 84 яшь, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

Чаралар программасына ГТО, «Өченче буын» чаңгычылары ярышы, ир-атлар һәм хатын-кызларның төрле категорияләрендә «иң көчлеләр» арасында ярыш керде. Шулай ук «массакүләм ярыш» та булды.

Катнашучылар өчен күңел ачу программалары, уеннар һәм туклану пунктлары оештырылды.

Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса